Кышка мәҗбүри әзерлек

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Җимерелгән отмосткаларга идарәче компанияләр җиңел карыйлар. Бу иң еш бозуларның берсе. Әмма йортның нәкъ менә шушы өлешенә идарәче оешмалар хәзер аерым игътибар бирергә тиеш. Җылыту сезонына әзерлек кысаларында торакларны карап тотучылар фасадларны, подвалларны, чормаларны, инженер системаларын тәртипкә китерергә тиеш. Зеленодольск шәһәренең Королев урамындагы 15 нче йортта моны һичшиксез эшләячәкләр. Милекчеләр белән килешү кысаларында ирекле рәвештә түгел, ә мәҗбүриләп.

Татарстанның Торак инспекциясе «Элисс» ИК ҖЧҖ торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының биш пункты, атап әйткәндә, керү төркеменең күчеш балконнары һәм башкалар турында искә төшерде.

Игътибар итегез, барлык ярыкларны, чокырларны, металл конструкцияләр коррозиясен, ягъни сынган һәр нәрсәне идарәче компанияләр бу хәл барлыкка килү белән төзәтергә тиеш. Дефект масштабы артканны көтмәскә кирәк. Идән плитәсе ватылган икән – алмаштырырга. Баскычлардагы ярыкларны – төзәтергә һ.б.

Йортта яшәүче лифттагы пычракка гына зарланды, ләкин тикшерү барышында инспекторлар күбрәк хокук бозуларны ачыкладылар. Идарәче компания директорына 52 мең сум штраф салынды. Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.

Идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәбез: теләсә нинди шикаять подвалдан чормага кадәр бөтен йортны тикшерү өчен сәбәп була. Хәзер җылылык җибәрүгә әзерлек чоры, инспекторлар 15 сентябрьгә кадәр төзек булырга тиешле нәрсәләргә аерым игътибар бирәләр. Еш кына милекчеләр йортның җитди проблемалары турында хәтта шикләнмиләр дә. Сизмиләр, чөнки нечкәлекләрне аңламыйлар, норма һәм кагыйдәләрне белмиләр. Шуңа күрә алар идарә итүне квалификацион имтихан тапшырган, лицензия алган, тәҗрибәле һәм проблеманы шунда ук күрә белән торган затларга тапшыралар.

Инспекторларның сезгә килүен теләмисезме?  Яшәүчеләрнең теләсә нинди мөрәҗәгатенә сизгер булыгыз. Теләк юкмы? Хезмәтләр өчен алар түләгән акча – сезнең хезмәт хакыгыз. Ә хезмәт күрсәтелергә тиеш.

Сезнең өегездә кышка әзерлек ничек уза? Тәрәзәләр, ишекләр, цоколь һәм отмосткалар бөтенме? Ябылалармы? Подвал корымы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International