Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелыш беркетмәсе килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Танк урамындагы 2 номерлы йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән «Сервис Индустрия» ИК» ҖЧҖ сайлаганнар. Әлеге йорт Инспекция карары буенча 2025 елның 1 августыннан «Три богатыря» ИК ҖЧҖ идарәсенә күчәргә тиеш иде. Шулай ук апрельдә милекчеләрнең гомуми җыелышы нигезендә дә.
Милекчеләр яңадан идарәче компанияне алмаштыралармы?
Әгәр сездә гомуми җыелыш үткәрелмәгән яки уздырылган булса, ләкин хокук бозулар белән үткәрелгән икән, яисә сез үткәрелгән милекчеләрнең гомуми җыелышының дөреслегенә шикләнәсез икән, бу хакта Инспекциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән (Интернет-кабул итү, ТКХ ДМС системасындагы шәхси кабинет, Россия почтасы аша, кулдан) Инспекция адресына җибәрегез.
Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез, тиешле чараларны күрү өчен, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте