Законсыз демонтаж

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Түбән Камада яшәүче ханым кухня урынына кабинет ясаган. Шулай да өй ризыгы әзерләү өчен урын бар үзе. Торак бүлмәдә электр плитәсе белән кечкенә генә почмак урнаштырылган.

Торак инспекторы Химиклар проспектындагы 12б номерлы йортны тикшерү барышында Россиянең кайбер законнарын бозуларны ачыкладылар: келәтне сүткәннәр, газ плитәсен сүткәннәр, торак бүлмәдә киресенчә бүлге куелган, аның артында электр плитәсе белән кухня почмагы өчен урын ясалган. 

Милекчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Штраф рәвешендәге җәза – 2000 сум. Моның белән эш тәмамланмый, беренчел проектны торгызырга туры киләчәк.

Башкарма комитетның ведомствоара комиссиясе белән килештерелгән үзгәртеп планлаштырулар гына законлы. Моны ничек эшләргә, нинди документлар бирергә – һәр башкарма комитет сайтында җентекле мәгълүмат урнаштырылган.

Мондый тәртиптә эш итәргә кирәк – башта килештерү, аннары ремонт. Гамәлләр алгоритмы  безнең сайтта «Мөрәҗәгатьләр» / «Халык өчен мәгълүмат» бүлегендә урнаштырылган.

Яңадан планлаштыруны суд аша гына законлаштырырга мөмкин. Ләкин барлык эш төрләрен дә законлаштырып булмый:

- таяныч стеналарны җимерүне;

- "юеш зоналарны" (кухня һәм санузелны) астагы күршеләрнең торак бүлмәләре өстендә калырлык итеп, фатирның башка нокталарына күчерүне;

- газ плитәсе куелган кухня белән башка бүлмәләр арасындагы ишекне алып атуны;

- җылыту батареяларына тоташтыру исәбенә җылы идән ясауны. 

Әгәр милекче суд карары буенча да фатирны торгызудан баш тартса, законсыз планлаштырылган фатирны сату итү аша сатып җибәрергә мөмкиннәр.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International