«Ямьле йорт» - татар телендә матур, уңайлы йорт дигәнне аңлата. Барлык идарәче компанияләр дә милекчеләргә шундый шартларны тәэмин итәргә тиеш, бигрәк тә «Ямьле йорт» дигән ягымлы исемле дә булсалар. Тик юешлек, күгәрек, агып чыгу, вентиляция булмау – болар барысы да милекчеләрнең өметләренә һәм идарәче компаниянең атама җисеменә туры килми.
«Стеналар һәм түшәмнәр тоташкан урыннарда даими күгәрек, тиешле вентиляция юк, түбә материалы герметик түгел һәм түбә баганаларының авария хәлендә булуы сәбәпле түбәдән су үтә, шул сәбәпле без, фатир милекчеләре, йортны түбәгә һәм вентиляциягә капиталь ремонт ясау программасына кертү мәсьәләсен карау турында сорыйбыз», - дип язылган Нурлат шәһәренең Мәскәү урамындагы 11 нче йортта яшәүче хатынның мөрәҗәгатендә.
Инспектор ясаган планнан тыш визит барышында түбәдән су үтүгә сәбәп булган берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Һәм, үткән су эзләренә караганда, түбә шактый күптән ага. Исегезгә төшерәбез, түбәнең аерым урыннарындагы агып чыгуны идарәче оешмалар 1 тәүлектә бетерергә тиеш. Авария-диспетчерлык хезмәте көн саен йорт эчендәге инженер системаларын карарга, коммуналь ресурсларның сыйфатын тикшереп торырга, тәүлек буе яшәүчеләрнең заявкаларын теркәргә һәм аларның үтәлешен тикшереп торырга тиеш.
«Ямьле йорт»та моны эшләмәгәннәр. Гамәлләрдә, дөресрәге, эшсезлектә компания директоры гаепле дип табылды. Җәза – 25 мең сум күләмендә штраф. Һәм хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте