Агымдагы ел башыннан татарстанлыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен 13,6 млн.сумнан артык исәпләнгән түләү яңадан исәпләнгән (кире кайтарылган). Бөтен сумма диярлек – тиешле сыйфатта булмаган хезмәтләр күрсәтү өчен. Бары тик 601 мең сум гына – башка төр исәпләүләр.
Кайнар суның температурасы нормативка туры килмәгәндә (60 градустан ким) яисә хезмәт күрсәтүдә билгеләнгән дәвамлылыктан артып киткән тәнәфесләр булганда – бу тиешле сыйфаттагы хезмәтләр түгел.
Мисал өчен, салкын суны 1 ай дәвамында 8 сәгатькә (суммар рәвештә), ә берьюлы 4 сәгатькә генә туктатып торырга мөмкин.
Кирәгеннән артык якканда яки фатирда һаваның түбән температурасы – бу шулай ук тиешле сыйфатта күрсәтелми торган хезмәтләр. Торак бүлмәләрдә температура +18°C тан, ә почмак бүлмәләрдә + 20°C тан түбән булмаска тиеш. Алабугадан башка. Бу шәһәр иң салкын бишкөнлек температуралы районнарга керә. Монда температура торак бүлмәләрдә +20°C түбән, ә почмак бүлмәләрдә +22°C ким булмаска тиеш.
Нормативны арттыру рөхсәт ителә, ләкин иң күбе 4°C гына. Ягъни, әгәр фатирда температура 22 градустан югары күтәрелсә, димәк, хезмәт күрсәтүче хәрәмләшә.
14 муниципалитетта түләүләр яңадан исәпләнгән. Яңадан исәпләнгән түләүләрнең төп өлеше түбәнкамалылар өчен башкарылган – 11,3 млн.сум. Әлмәт һәм Алабуга районнарында яшәүчеләргә – 600 мең сумнан артык, Зеленодольск районында – 375 мең, Бөгелмә районында – 78,3 мең сум, Биектау районында – 73,9 мең сум, Чаллы шәһәрендә – 35,8 мең сум, Ютазы районында – 31,5 мең сум, Менделеевскида – 27,5 мең сум, Лениногорскида – 15,5 мең сум, Азнакай районында – 6,1 мең сум, Зәй районында – 5,5 мең сум, Әгерҗедә – 1,1 мең сум, Казанда – 457 мең сум.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте