Янә Чаллы «Махалля»се

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Яңгырлар аграрийларны гына сөендерә, ә торакны карап тотучылар корылыкка һәрвакыт шат: газон чапкычларга бензин салып, урам себерүчеләрне куаклыкларга каршы көрәшкә җибәрергә кирәкми. Әмма быел җәй көне һава торышы үлән үсүгә уңай йогынты ясый. Шулкадәр тиз ки, торакны карап тотучылар әйтүенчә, чабарга өлгермиләр. Чыннан да чабалар, ләкин үлән яңадан үсә. «Махалля» идарәче компаниясе вәкиле торак инспекторына хәлне шулай дип аңлатты. 

Сөембикә проспектындагы 17 нче йортта яшәүченең шикаяте планнан тыш тикшерү өчен сәбәп булды.

«11 июньдә идарәче компаниягә печән чабуга заявка юлладым. Ә 26 июньдә гариза «Үтәлде» статусына күчте. Печән чабылмады, чаптык, дип яздылар!» - дип хәбәр итте гариза бирүче.

Административ хокук бозу турындагы эшне караганда, идарәче компания вәкиле фотодәлилләр күрсәтеп, 1 июльдә үлән чабылды, дип күрсәтте.  Шуңа да карамастан, бу аны җәзадан азат итмәде. Беренчедән, гариза бирүчегә үтәлеш турында берничә көнгә иртәрәк хисап бирелгән. Икенчедән, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмиләр. «Махалля» ИК ҖЧҖ директорына 25 мең сум штраф салынды. Янә. Әлеге идарәче компаниянең эш сыйфаты турында без атна саен диярлек хәбәр итәбез.

Ә сезнең гаризалар шул рәвешле үк үтәләме? Шәрехләрдә безгә языгыз https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International