Әлмәт шәһәрендә газ колонкаларына һәм плитәләргә техник хезмәт күрсәтү вакытында 8 фатир "зәңгәр ягулык"тан аерылган. «Альметьевскгаз» ЭҖИ хезмәткәрләре Геофизическая урамындагы 1 нче йортны тикшергәндә газүткәргечнең герметик булмавын ачыклаганнар. Ремонт ясала.
Исегезгә төшерәбез, газ җиһазларын елына кимендә 1 тапкыр тикшерергә тиешләр. Тикшерүләр графигын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтыннан белергә була. Йортыгызны тикшерү графигын тапмасагыз, безгә - Татарстанның Торак инспекциясенә хәбәр итегез. Бу хокук бозу, хезмәт күрсәтүче оешма графикларны урнаштырырга тиеш.
Техник хезмәт күрсәтү вакытында белгеч фатирда булган барлык газ җиһазларын тикшерергә тиеш:
- газүткәргечне карарга,
- үзирекле монтаж булмавын бәяләргә,
- шлангларның һәм тоташтырмаларның герметиклыгын тикшерергә.
- бикләрнең һәм краннарның көч кулланмыйча борылуын тикшерергә,
- вентиляция каналын тикшерергә, анда тарту көче барлыгына инанырга,
- барлык приборларны кабызырга, горелкаларның торышын бәяләргә,
- системадагы газ басымын тикшерергә.
Тикшерүне тәмамлагач, газ хезмәткәре газ белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен санап чыгарга һәм актны калдырырга тиеш. Документка кул куйганчы, датаны һәм вакытны, башкарылган эшләр исемлеген һәм тикшерүче оешманың мәгълүматларын тикшерегез. Әгәр тикшерү хокук бозулар белән башкарылган дип саныйсыз икән, актка кул куймаска хокуклысыз.
Шулай ук татарстанлылар, авария хәлендәге хезмәткә яки хезмәт күрсәтүчегә шалтыратып, графиктан тыш тикшерүгә заказ бирергә хокуклы. Мәсәлән, газ исе булганда, кызгылт-сары газ ялкыны булганда, конфоркалар эшләгәндә чыжылдау яки шатырдау тавышы ишетелгәндә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте