Эльвира Галиева: "Кышка әзерлек формаль булырга тиеш түгел"

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга һәм Мамадыш районнарының идарә организацияләренә булачак ягу сезонына әзерлек сроклары һәм таләпләре турында искә төшерделәр. Компанияләр вәкилләре белән Татарстан Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Эльвира Галиева очрашты.

Эльвира Рәкыйп кызы эш визиты белән Менделеевск районында булды. Администрациядәге киңәшмәдә район җитәкчесе Роберт Искәндәров белән чираттагы ягу сезонына әзерлек турында фикер алыштылар.

Быелдан торакларны карап тотучыларга, хезмәт күрсәтүчеләргә һәм башкарма комитет хезмәткәрләренә таләпләр күбрәк. Беренчедән, идарәче оешмаларның һәр адымы һәм гамәлләре турында милекчеләр белергә тиеш: әзерлек планнары Интернет челтәрендә ирекле кулланылышта булырга тиеш.  Милекчеләр үз йортлары буенча мәгълүматны идарәче оешма сайтыннан алырга хокуклы. Үз сайтың булмаса, район башкарма комитеты сайтында була.  Икенчедән, комиссия әгъзалары бәяләү кәгазен тутыралар.

Бүгенге көнгә 1958 күпфатирлы йорт (18100 КФЙ арасыннан) ТКХ ДМС федераль системасында әзерлек распортларын урнаштырганнар. Киңәшмәдә катнашучылар арасыннан Алабуга районы гына яхшылар исәбендә – 247 әзерлек паспорты. Калганнарында – 0.  Х көненә кадәр ике айдан да азрак вакыт калды.

Күпфатирлы йортларның барысы да 15 сентябрьгә кадәр әзерлек паспорты алырга тиеш. Үткән еллар тәҗрибәсе җылылык җибәрүгә якын килүнең формаль булуын күрсәтә. Шикаятьләр буенча тикшерүләр белән чыкканда, еш кына отмосткаларда ярыклар булуы, ишек-тәрәзәләрнең начар ябылуы, цокольдәге штукатарканың коелуы, подвалны су басуы – боларның барысы да йортның кышка әзер булмавын исбатлый. Әмма әзерлек паспорты бар. Бу ничек килеп чыккан соң? Мондый хәл булырга тиеш түгел. Паспорт бар, димәк, проблемалар булырга тиеш түгел!”, - дип ассызыклады Эльвира Галиева.

Аннары район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итү булды. Торак проблемалары турында Северная урамындагы 6 нчы йортта яшәүче хатын сөйләде.  Ул ванна бүлмәсендә даими дым булуы турында хәбәр итте. Ачыкланганча, дым су процедураларыннан соң җыела.  Идарәче компаниягә вентиляция каналының эшен тикшерү йөкләнде.

Хезмәт урамындагы 9 нчы йортта яшәүчеләр түбәгә капиталь ремонт ясауның сыйфатына шик белдерделәр. Комиссия урынга чыкты. Подрядчылар нинди эшләр башкарылуы һәм аларның нинди этапта башкарылуы турында сөйләделәр.

Эш көне азагында баш торак инспекторы урынбасары башкарма комитет вәкилләре белән Октябрь урамындагы 14нче һәм Ушковлар урамындагы 6нчы йортларда капиталь ремонт барышын карады.

Исегезгә төшерәбез, күчмә кабул итүләр республиканың һәр муниципалитетында үткәрелә. Язылуны башлау турындагы алхәбәрләр Инспекциянең барлык мәгълүмат ресурсларында урнаштырыла.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International