Газ урынына су

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Казанда 20 фатирны газ белән тәэмин итүдән өзгәннәр: «профессионал» су җылыту колонкасы урнаштырган. «Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре гаепле кешене билгелиләр.

Годовиков урамындагы 14 нче йортта газүткәргечкә су эләккән. Йорт мастерына газ хезмәткәрләренә авария эшләре һәм торбаларны ачу процессында югалган газ бәясен кайтарырга туры киләчәк. Киләчәктә административ җаваплылык – ким дигәндә 5 мең сум штраф.

Республика Торак инспекциясе искәртә: газ җиһазларын мөстәкыйль алмаштыру тыела. Эшләрне абонент белән хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән махсус оешмалар башкарырга тиеш.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International