Атна нәтиҗәләре

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 87 тикшерү уздырды, 90 хокук бозу очрагын ачыкладылар, 89 кисәтү белдерделәр. Шуларның берсе «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ директорына карата – Нәриманов урамындагы 23 нче йортта тараканнар һөҗүме өчен.

Инспекторлар административ хокук бозу турында 20 карар төзеделәр. Мисал өчен, Зәй шәһәреннән «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте рәисенә карата да шулай ук. Җиңү проспектындагы 19 нчы йортта яшәүчеләр кайнар су температурасының түбән булуына зарланганнар. Күршеләренең торак хокукларын бозган өчен ширкәт рәисе 1000 сум штрафка тартылды.

Чулман проспектындагы 40/45 нче йортта шундый ук хокук бозу өчен Чаллы шәһәренең «Махалля» идарәче компаниясенә штраф салынды. Җәза күләме - 5000 сум.

Исегезгә төшерәбез, краннан су температурасы нормативы – кимендә 60 градус, иң күбе  75 градус булырга тиеш. Түбәнрәк булса, куркыныч бактерияләр барлыкка килергә мөмкин, ә югарырак булса – пешү куркынычы. Су нормативтан түбәнрәк яки югарырак булган һәркем түләүләрне яңадан исәпләтергә хокуклы, сәбәбе – хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәү.  Әгәр су нибары 40 градус булса, түләү салкын суга кебек исәпләнергә тиеш.

Штрафларның гомуми суммасы - 346 мең сум. Шуларның 52 мең сумы «Дәрвишләр торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ директорына Казанның Парк урамындагы 10 нчы йорт торышы өчен билгеләнде. 1 нче каттан алып 14 нче катка кадәр подъезд диварларындагы штукатурка, граффити коела, катлар арасындагы ишекләрнең пыялалары ватык һ.б. ИК директоры чираттагы тапкыр административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм штрафка тартылды.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International