Татарстан торак инспекциясе башлыгы урынбасары - Алабуга районара торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сәлимҗанова Нәфисә Әбүзәр кызы Әгерҗе шәһәрендә район халкын кабул итте.
Горький урамындагы 19нчы йортта, 2 нче Гагарин тыкрыгындагы 1нче йортта, Гоголь урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр идарәче компаниянең чара кылмавы турында сөйләде.
Төп мәсьәләләр: вентканалларга техник хезмәт күрсәтү, урам себерүченең тиешенчә эшләмәве, подвалны системалы рәвештә су басу һәм дезинфекция булмау.
Исегезгә төшерәбез, Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарының торак фондын карап тотуны контрольдә тоту Алабуга районара торак инспекциясе вәкаләтләренә карый.
Алдан язылу өчен телефон: 8(8552) 71-38-42
Алдагы күчмә кабул итүләр турында мәгълүмат инспекциянең барлык мәгълүмат ресурсларында алдан ук урнаштырылачак.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте