Түшәмнән су ага, тарту көче юк, чормада күгәрчен оясы – Чистай шәһәренең Тынычлык урамындагы 30 нчы йортта булган хокук бозуларның бөтен исемлеге болар белән генә чикләнми. Йортта яшәүче хатын-кыз шикаяте буенча шәһәр прокуратурасы «Речники» ИК ҖЧҖнең үз вазыйфаларын ничек башкаруын тикшергән.
Татарстанның Торак инспекциясенә идарәче компания директорына карата административ хокук бозу турындагы эш материаллары килде. Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды: баскыч мәйданчыгында, кухняда һәм мөрәҗәгать итүченең алгы бүлмәсендә су үтү эзләре; вентканалларда хәтта тәрәзәләр ачык булганда да тарту көче юк; баскыч мәйданчыгында электр калканы эшләми, чыбыкның яну эзләре; тәрәзәләр кыенлык белән ябыла, көч куярга кирәк; кошларга чормага керү чикләнмәгән.
Инспектор идарәче компания директорын РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 25 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте