Шәхси һәм күпфатирлы йортларның түбәләрендәге кечкенә тәрәзәләрне күргәнегез бар идеме? Бу дизайн гына дип уйлыйсызмы? Юк. Жалюзиле тәрәзәләрнең төп максаты – чормаларны җилләтү.
Физика законы – җылы һава өскә күтәрелә. Салкын түшәмгә килеп бәрелеп, анда дым рәвешендә утыра, бу исә күгәрек, гөмбәчекләр барлыкка килүгә һәм, нәтиҗәдә, конструкцияләрнең җимерелүенә сәбәп була. Шуңа күрә чорманы җилләтүне тәэмин итү мөһим.
Нурлат шәһәренең Совет урамындагы 86 нчы йортта шундый тәрәзәләр бар, ә жалюзи рәшәткәләре юк. Кошлар да каршылыксыз чормага эләгәләр. Яшәсеннәр, чөнки кышын салкын булгангамы? Мондый кунакчыллык кешегә кыйммәткә төшәчәк.
Беренчедән, кошлар җылыткычны чукый ала, бу тишекләр китереп чыгарып, күгәрек барлыкка китерәчәк. Икенчедән, канатлы дуслар үз ояларын вентиляция тишекләре янында кора алалар, ә бу фатирлардагы һава сыйфатын киметәчәк. Өченчедән, кошлар җылыткычны үз оялары өчен төзелеш материалы буларак куллана ала. Алга таба, кошлар төрле инфекцияләр һәм паразитлар йөртүче була алалар, бу бигрәк тә иммун системасы какшаган яки аллергияле кешеләр өчен куркыныч. Моннан тыш, кош тизәге, каурыйлар һәм еш кына кошчыкларның үләксәләре дә җыела.
Шуңа күрә, рәшәткәләр булмаса, бу Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын (РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган), Күпфатирлы йортта гомуми милекне тоту кагыйдәләрен (РФ Хөкүмәтенең 13.08.2006 ел, №491 карары белән расланган), Россия Торак кодексының 161 ст. 1 өлешен, РФ ТК 162 ст. 2 өлешен бозу булып тора. Һәм «Жилье г. Нурлат» ҖЧҖ бу пунктларның барысын да бозган.
Моннан тыш, йорт чормасында көнкүреш чүп-чарлары да бар, ә суырткыч шахта очлыкларында зонт юк. Бу очракта ул яңгырлы һава торышы өчен гадәти предмет түгел, ләкин шахталарны яңгырлардан һәм чүп-чардан саклый.
Йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сум штраф салынды.
Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.
Ә сезнең өегез чормасында кошлар оя коралармы?
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте