Янә Мәскәү районы идарәче компаниясе турында

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Башкаланың Мәскәү районы идарәче компаниясе яңа «рекорд» куйды - подвалдан чормага кадәр 20дән артык хокук бозу. Йортка тиешле игътибар бирелмәүдән тыш, медицина учреждениесенең җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен милекчеләр белән килештермичә генә урнаштырганнар.

Татарстанның Торак инспекциясенә Тунаков урамындагы 49 нчы йортта яшәүчедән шикаять килде. Инспектор тикшерү барышында төрле норматив актларның дистәләгән пунктларын бозуны теркәде: чорманың антисанитар торышы, тәрәзәләрдә пәрәвез, чыбыклар эленеп тора, керү төркемнәрендәге ишекләрдә коррозия, стеналардан буяулар коела, подвал, агач сарайлар, юешлек, подвал һәм чормада клиниканың законсыз урнаштырылган җиһазлары һ.б. 

Бөтен исемлек административ хокук бозу турындагы эшкә һәм чираттагы 50 мең сум штрафка «тартты». Күрсәтмәләр үтәлеше Казан шәһәр торак инспекциясе контролендә.

Бу йортта яшәүчеләрдән кайтаваз көтәбез: йортыгызның ни рәвешле үзгәрүе турында фотоларны безгә чатка җибәрегез: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International