Күршеләр белән килешеп булмаган, күзәтчелек органына мөрәҗәгать иттеләр. Ямашев проспектындагы 100 нче йортның беренче катларында яшәүчеләр тәрәзәләрдән чүп контейнерларын карап туйганнар. Эсседә аеруча авыр – үзенчәлекле хуш искә дә түзәргә туры килә. Әмма беренче катларда яшәүчеләр башкалардан күпкә азрак – йорт тугыз катлы. Тәрәзәдән таң белән кояш батуын күреп сокланучылар җиргә карап яшәүчеләрне аңламаячак, әлбәттә.
«Сөләйман парадоксы» дигән психологик феномен барлыкка килгән: чит проблеманы хәл иткәндә һәркем рациональ һәм нәтиҗәле фикер йөртә. Ә үзеңнең яраткан кешеңә килгәндә, дөрес карар кабул итүе бик тә кыен. Менә монда да килешә алмыйлар. Ихтирамга, үзара ярдәмләшүгә һәм ачыклыкка нигезләнгән яхшы күршелек мөнәсәбәтләре, дустанә атмосфера кебек үзе.
Йорт белән милекчеләр идарә итә торган кооперативта барысы да җиңел һәм гади булырга тиеш кебек. Җыелышырга, фикер алыштырга һәм хәл итәргә. Берничә ел элек шулай эшләгәннәр дә – чүп үткәргечләрне япканнар. Бу очракта беркемдә дә шик булырга мөмкин түгел: чиста, ис юк. Ләкин контейнерлар хәзер подъезд янында тора. Сүз уңаеннан, милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсе югалган. «Темп 57» ТТК рәисе торак инспекторына шулай дип җавап бирде.
Рәис бер мөһим моментны кулдан ычкындырган – отмоскада үләннәр үсә. Таш һәм бетон аша үсемлек үтеп керсә, кайберәүләрнең күңеле нечкәрә: «Менә бит, ничек итеп тормышка сусаган!». Иван-чәй – матур һәм файдалы. Ләкин үсемлекләр шытып чыккач, бу йорт өчен куркыныч. Үсемлекләрнең тамырлары фундаментка зыян китерергә мөмкин. Моннан тыш, кайбер урыннарда отмостка утырган. Исегезгә төшерәбез, җылыту чорына әзерлек кысаларында подвал, цоколь һәм отмостка идеаль хәлдә булырга тиеш.
ТТК карау беркетмәсе төзелде. Административ чаралар күреләчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте