Фатирдагы яңгырлар өчен 50 мең сум

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бөгелмә торак инспекциясе башлыгының шәхси кабул итүе идарәче компания директорының гаебен тану һәм штраф белән тәмамланды.

Һәр сишәмбе Татарстан Торак инспекциясенең барлык структур бүлекчәләрендә гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрелә. Бөгелмәдә Юбилейная урамындагы 2 нче йортта яшәүче хатын үзенең проблемалары турында сөйләде. Фатирны яңгыр сулары баса.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, законда бозуларны бетерүнең иң чик сроклары билгеләнгән. Барысы да РФ дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 170 нче карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрендә һәм нормаларында җентекләп күрсәтелгән. Документ нигезендә, идарәче оешмалар түбәнең аерым урыннарында су үтү урыннарын 1 тәүлектә бетерергә тиеш. «Луч» ИК ҖЧҖ моны эшләмәгәч, милекче инспекциягә килгән.

Тикшерү барышында түбә өслегенең төзексезлегеннән тыш, инспектор төтен чыгару һәм вентиляция каналлары очлыкларының җимерелүен ачыклады.

Кирпеч өеме җимерелүе, очлыкларның катуы, пычрак һәм корым туплану, төтен чыгаргычта чит әйберләр, ябык вентканаллар – болар барысы да тарту көченең бозылуына, бинада исле газ туплануына китерергә мөмкин. Исле газ бик агулы, аның төсе дә, исе дә юк, шуңа күрә ул аеруча куркыныч.

Директорга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. 50 мең сум штраф билгеләнде.

Сезнең гаризаларга идарәче оешма нинди тизлек белән җавап бирә? Шалтырату өчен күпме вакытыгыз китә? Безгә комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt  

 

 Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International