Менделеевск һәм Алабуга районнарында яшәүчеләр өчен язылу бара: 18 июльдә республиканың баш торак инспекторы урынбасары Эльвира Галиева кабул итәчәк.
Тема: күпфатирлы йортларны карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү.
Кабул итүгә язылу 8-(843) 222-02-77 телефоны буенча (8.30 дан 17.30 га кадәр) һәм «Татарстан Торак инспекциясе» чатында алып барыла: https://t.me/gji_rt
Кабул итү район хакимияте бинасында узачак: Менделеевск шәһәре, Фомин урамы, 7 йорт.
Үзең белән шәхес таныклыгы булу шарт.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте