«Стахановча» эшләргә

2025 елның 15 июле, сишәмбе

«Ике урындыкка утырып булмый», - ди халык әйтеме. Бу берьюлы ике эшне уңышлы башкарып булмый дигәнне аңлата. Автокаланың «Махалля» һәм «Электротехников» идарәче компанияләре директоры моны исбатлады. «Стахановчы»га карата күпфатирлы йортларны карап тоткан өчен административ хокук бозу турында берьюлы ике эш кузгатылды.

Татарстан Торак инспекциясенә Тынычлык проспекты буенча 26 нчы һәм Халыклар дуслыгы проспекты буенча 52/41 Б номерлы йортларда яшәүчеләрдән шикаятьләр килде.  Тикшерүләр барышында мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән фактлар расланды. Беренче адрес буенча йорт яны территориясенең торышына һәм подъездларда җыештыруга карата дәгъвалар бар. Икенче адрес буенча хокук бозулар исемлеге күбрәк: агып торган торбалар, подвалны су басу, отмостка тирәли грунтның утыруы һ.б.

Йортларның торышы өчен идарәче компанияләр директорына 100 мең сум штраф салынды. Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә тора.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International