Җинаятьчел битарафлык №2

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Узган атнада без «Альметьевскгаз» ЭҖИ баш инженерын административ җаваплылыкка тарту турында язган идек: 8 һәм 10 яшьлек балалар газ белән агуланып зыян күргән фатирда техник хезмәт күрсәтү үткәрелмәгән булган. Л.Шевченко буенча 70 нче йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә карата тикшерү төгәлләнде.

Инспекторлар вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерү белән бәйле барлык документларны өйрәнделәр. Нәтиҗә – идарәче компания директоры подрядчы «Ильмар» ҖЧҖ бик ышанган. Аларның актлары нигезендә, вентканаллар һәм төтен чыгаргычлар эксплуатацияләүгә яраклы, тарту көче бар. Тик менә әлеге акт әлеге компаниянең хезмәткәре тарафыннан гына имзаланган.

Тулаем алганда, документларны рәсмиләштерүгә сораулар күп: йә документның номеры укылмый, йә датасы, йә тагын нәрсә... Әмма һәрберсендә барлык фатирлар да тикшерелмәгән дип билгеләнгән.

Мәсәлән, 46 нчы нарядка обход кәгазе нигезендә, анда дата укылмый, 25 фатирда тикшерү үткәрелгән, ә 115 фатирга керү мөмкинлеге тәэмин ителмәгән. Ягъни 140 фатирның 25е генә тикшерелгән! Гадәттән тыш хәл булган фатир милекчесенең имзалары шулай ук актта юк.

Күрәсең, вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерүнең мондый нәтиҗәсе идарәче компанияне канәгатьләндергән. «Алсу» ИК ҖЧҖ фатирларга эләгү өчен бернинди чаралар да күрмәгән: Инспекциягә 2024 һәм 2025 елларда вентиляция каналларына һәм төтен чыгару юлларына техник хезмәт күрсәтү буенча күрелгән чаралар турында мәгълүмат кермәде.

Барлык фактларны исәпкә алып, «Алсу» идарәче компаниясе РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 125 мең сум штраф салынды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International