Бер атна эчендә торак инспекторлары 81 тикшерү үткәрделәр, аларда 71 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Мәсәлән, Бөгелмә шәһәрендә «Луч» идарәче компаниясе директоры Денис Давыдов урамындагы 1 нче йортта яшәүчегә җавапны соңга калып җибәргәне өчен административ җаваплылыкка тартылды. Милекче ТКХ ДМС аша мөрәҗәгатьне 5 июньдә юллаган, ә системага җавап 1 июльдә генә, ягъни 14 көнгә соңрак урнаштырылган. Җәза кисәтү рәвешендә генә.
«Казан XXI гасыр», «Миллениум» һәм Вахитов районы идарәче компанияләре директорларына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр белдерелде. Беренчесенә карата А.Камалиев урамындагы 26/12 йортта яшәүченең мөрәҗәгате сәбәп булды. Сәбәбе – торак-коммуналь хуҗалык системасында фатир исәпләү приборы мәгълүматлары урнаштырылмаган.
«Миллениум» ИК җитәкчесенә бертуган Касыймовлар урамындагы 35 нче йорт паркингында чүп-чар җыелу, шулай ук шул ук йортта өченче подъездның керү төркеменең торышы өчен кисәтүләр белдерелде.
«Вахитов районы ИК» директорына Вишневский урамындагы 55 нче йортта түбәдән су үткән өчен кисәтү белдерелде. Бер атна эчендә барлыгы 122 кисәтү белдерелде.
9 атна эчендә 402 мең сум күләмендә штраф салынды. Мисал өчен, «Ремонтсервис» ҖЧҖ генераль директорына республика башкаласында Павлюхин урамындагы 103нче йортны карап тоткан өчен 50 мең сум штраф билгеләнде. Подвалда инженерлык җиһазлары төзек түгел, шуның аркасында подвалны даими су баса. Моннан тыш, электр щитоклары төзек түгел, чыбыклар эленеп тора, стеналардан буяулар куба һ.б.
Булган хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәләр Инспекция контролендә тора.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте