Казанның 2-нче Юго-Западная урамындагы 29,31, 33 нче йортларда төтен чыгару юлларының торышы өчен «Заречье» ИК директорына карата административ хокук бозу турында чираттагы эш кузгатылды. Бу йортларда төтен чыгару юлларының герметик булмавы аркасында су җылыту колонкалары газдан сүндерелгән.
Тикшерү барышында бу йортларда хокук бозулар бетерелмәгәнлеге ачыкланды, шуңа күрә су җылыту колонкаларын тоташтыруы мөмкин түгел. Моннан тыш, идарәче компания даими рәвештә вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын мәҗбүри тикшермәгән. Әлеге йортларда тикшерү 2023 елның декабреннән 2024 елның сентябренә кадәр үткәрелмәгән.
Узган елның сентябреннән директор 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штрафларның гомуми суммасы 256 мең сум тәшкил итә. Барлык хәлләрне исәпкә алып, вазыйфаи затка 80 мең сум штраф билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Торак инспекциясе «Заречье» идарәче компаниясе директорына карата дисквалификация предметы буенча материалларны судка җибәргән иде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте