Өйне кышка әзерлибез: тәрәзәләр

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Сул яктагы фотода пыяласы ватык тәрәзә, рамнары тузган.

Уң яктагы фотода: пыялалар бербөтен, ныклап ябыла.

Подъезддагы уңайлылыкны саклау өчен, тәрәзә салкынны үткәрмәскә тиеш.

Подъезддагы тәрәзәләрнең нинди булырга тиешлеге турында 170 номерлы Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 4.7 пунктында күрсәтелгән.

Киләсе җылыту чорына әзерлек барышында түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

- тәрәзә уемнарын җылытырга, ватылган пыялаларны алмаштырырга;

- рам притворының тыгызлыгын тикшерергә, тыгызлагычның торышын, бөтенлеген һәм тыгызлыгын тикшерергә, кирәк булганда аны алмаштырырга;

- тәрәзә төбендәге ярыкларны һәм тишекләрне карарга; 

- пластик тәрәзәләрне һава кертү клапаннарының булу-булмавына карата яисә «кышкы җилләтү» режимын тикшерергә.

Бу шартларның барысы да үтәлсә – йорт чираттагы җылыту чорына әзер, салкын һава үтеп кермәячәк.

Идарәче компанияләр, ТМШ, ТТК – барлык йортлар, идарә итү формасына карамастан, подъездлардагы барлык тәрәзәләрне тәртипкә китерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International