Бер атна эчендә торак инспекторлары 101 тикшерү үткәрде, 79 хокук бозу очрагын ачыклады, 85 кисәтү белдерде. Шуларның берсе – Чаллы «Махалля» ИК ҖЧҖ карата.
Социаль медиа мониторингы барышында инспекторлар торакны карап тотучыларның Ш.Усманов урамындагы 29 нчы йорт ишегалдында урнашкан авария хәлендәге баскетбол мәйданчыгын ремонтламауларын ачыкладылар. Йортның гомуми мөлкәтен карап тоту эшләрен башкару тәртибен бозу билгеләре ачык күренә. Агымдагы ремонт кысаларында да, йорт яны территориясен төзекләндерү буенча язгы икеайлык вакытында да. Идарәче компания Инспекциягә кисәтүнең үтәлеше турында хәбәр җибәрергә тиеш.
Бер атна эчендә инспекторлар административ хокук бозу турында 25 карар төзеделәр. Мисал өчен, «Таң» идарәче компаниясе директорына карата Бөгелмә шәһәренең Калинин урамындагы 75 нче йортны карап тоту өчен. Биш катлы йортның бишенче кат биеклегеннән стенадан 3 кирпеч төшкән. Директор административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа 50 мең сум штраф салынды.
Бер атна эчендә барлыгы 481 мең сумлык 24 штраф билгеләнде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте