Наталья Начвина: «Гаилә – ул иң зур байлык»

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бүген, 8 июльдә бөтен ил Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм үзара аңлашуның мөһимлеген һәм гаилә багланышларының ныклыгын искә төшерергә тиеш. Бу дата очраклы гына сайланмаган: ул ныклы мәхәббәт һәм озак вакытлы никахны яклаучылар дип саналган Изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә туры килә. Безнең коллективта да бәхетле гаилә үрнәге бар – бухгалтер Наталья Юрьевна Начвина. Ире Сергей Викторович белән алар 40 елдан артык бергә.

Ләкин башта Наталья Юрьевна булачак каенанасы белән танышкан. Элемтә электротехникумы студенткасы КАИда практика уза, анда аның остазы Нина  Михайловна була. Гадәти эш көнендә институтка әнисе янына Сергей керә. Бу көн яшь Наталья тормышында борылыш көне була.

1984 елның 26 апрелендә Наталья белән Сергей ир белән хатын итеп теркәләр. Начвиннар гаиләсендә ике бала һәм өч онык: Миронга 6 яшь, Алексейга 2 яшь, Ильяга 6 ай. Хәзер барысы да Наталья Юрьевнаның кече ватанында – Югары Ослан районының Мәйдан авылында. Монда – бәхет, мәхәббәт һәм муллыкта яшәгән, хезмәттәшләребезнең әти-әниләре эшләгән һәм уңышка ирешкән йорт. Ә хәзер бу аның гаиләсенең көч урыны да.

«Мин бик бәхетле! Тормышымнан канәгатьмен. Гаилә – ул чын байлык, ә балалар һәм оныклар – төп казаныш», - дип ышана Наталья Юрьевна.

Татарстанның Торак инспекциясендә Наталья Начвина нигез салынганнан бирле эшли - 30 ел бухгалтериядә хезмәт итә. Хезмәттәшебез әйткәнчә, аңа кечкенә коллективта һәрвакыт уңайлы булган. Биредә барысы да бер-берсен генә түгел, балаларны да яхшы белә: кем кайда укый, нәрсә белән авырый, уку елын ничек тәмамлый. «Зур гаилә», - дип билгели ул.

Яңа тормыш бусагасында басып торучыларга, ГХАТ бинасына кияү белән кәләш булып кереп, ир белән хатын булып чыгучыларга Наталья Юрьевна үзара аңлашу булуын тели: «Үзара аңлашу һәм бер-берең турында кайгырту – гаилә бәхетенең нигезе. Бер-береңә ярдәм итә белү, шатлыкларны да, кыенлыкларны да бүлешә белү мөһим. Мәхәббәт – бер-береңә түгел, ә бер якка карау ул».

Татарстан Торак инспекциясе коллективы һәммәгезне дә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый. Гаилә нык, ә балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Хисләрегезнең ныгуын, башлангыч гамәлләрегезнең уңышка ирешүен, өегездә һәрвакыт тынычлык һәм гармония хөкем сөрүен телибез!

«Ныклы һәм тату гаилә – ул илебезнең чәчәк ату нигезе»,- диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Иң гүзәл тәкъдим ясарга ниятләгән, матур йөзек мизгелен көткән һәркемнең хыяллары иң яхшы рәвештә тормышка ашсын. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International