Идарәче оешмалар арасында начарлар исәбендәге оешмаларга административ йогынты чараларына әзер булырга кирәк: Татарстан торак инспекциясе ТКХ системасында авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры расланмаган идарәче компанияләргә, кооперативларга һәм ширкәтләргә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерәчәк.
Исегезгә төшерик, торак-коммуналь хуҗалык системасын җитәкли торган оешма хезмәткәрләре республиканың барлык авария хезмәтләренә шалтыратып чыктылар. Яки шалтырата алмадылар, яки җавап бирүче чыннан да элемтәдә диспетчер булуын расламады. 885 идарәче оешманың диспетчер номерлары расланмаган.
Хезмәт күрсәтелә торган йортлары күп булган антилидерлар арасында:
- «Заречье» ИК ҖЧҖ (472 КФЙ), Казан ш.;
- «Центр ЖКХ и С» АҖ (444 КФЙ, Лениногорск районы);
- «УК «Жилкомплекс» ҖЧҖ (417 КФЙ), Зеленодольск районы;
- «Жильё» ИК ҖЧҖ (365 КФЙ), Түбән Кама районы;
- «ПКФ Жилкомсервис» ҖЧҖ (340 КФЙ), Чаллы ш.;
- «Авиатөзелеш районы ТКХ ИК» ҖЧҖ (332 КФЙ), Казан ш.;
- «Жилкомфортсервис» ИК ҖЧҖ (281 КФЙ), Алабуга районы;
- «ЖКХ Дербышки» ИК ҖЧҖ (269 КФЙ), Казан ш.;
- «Светлый» ИК ҖЧҖ (238 КФЙ), Питрәч районы;
- «Уютный дом групп» ИК ҖЧҖ (226 КФЙ), Казан ш.;
- «Уютный дом» ИК ҖЧҖ (209 КФЙ), Казан шәһәре.
Антилидерлар арасында – идарәче оешмаларның күбесе телефон номерын расламаган муниципалитетлар: Казан шәһәре (646 ИО), Зеленодольск районы (62 ИО), Чаллы шәһәре (37 ИО), Әлмәт шәһәре (18 ИО), Алабуга районы (17 ИО), Бөгелмә (13) һәм Түбән Кама (13) районнары.
Идарәче оешмалар белән чагыштырганда, төгәл булмаган, ягъни расланмаган АДС номерлары ширкәтләргә туры килә - 567.
Идарәче оешмаларның тулы исемлеге Инспекция сайтында урнаштырылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте