Татарстанда беренче тапкыр күпфатирлы йортларга капиталь ремонт кысаларында газүткәргечләр алмаштырыла. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ 106 йортта газ белән тәэмин итү системасын ремонтлый, шуларның 44ендә эшләр тәмамланган.
Татарстанның Торак инспекциясе татарстанлыларның газүткәргечләр һәм вентиляция торышы, приток клапаннары булмау, яңадан планлаштыру яки үзгәртеп кору буенча шикаятьләр турында искә төшерә, Татарстан Торак инспекциясенә яки «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте
Фото https://www.sstu.ru/ сайтыннан.