Татарстанның Торак инспекциясе Казан, Чаллы, Арча һәм Питрәч районындагы йорт милекчеләренә мөрәҗәгать итә. Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышларының беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Казанның Нигъмәтуллин урамындагы 5 нче йорт милекчеләре «Авангард» ИК ҖЧҖ сайлаганнар.
Арча шәһәренең Вәгыйзовлар урамындагы 3К/1 номерлы 2 нче корпуста урнашкан йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен «Арча муниципаль районы ИК» ҖЧҖ ышанып тапшырганнар.
Башкаланың Островский урамындагы 31 нче йорт милекчеләре «УК «Ренессанс» ҖЧҖ сайлаганнар.
Автокаланың Татарстан урамындагы 13 нче йорт милекчеләре «Уютный двор» ҖЧҖ өстен күргәннәр.
Питрәч районы Көек авылында Мәктәп урамындагы 11 нче йорт милекчеләре гомуми җыелышта «УК «Светлый» ҖЧҖ сайлаганнар.
Шулаймы бу? Әгәр фатир милекчеләре идарәче компанияләрне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Гомуми җыелышларны ТКХ ДМС ярдәмендә үткәрергә киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте