Тикшерү нәтиҗәләре буенча Аксубай штп. идарәче компаниясенә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында ике кисәтү белдерелде.
Торак инспекторлары Золин урамындагы 13 йорт территориясендә хокук бозуларны ачыкладылар. Ишегаллары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ремонтланган. Идарәче оешмалар программа кысаларында башкарылган барлык эшләрне саклап калырга бурычлы. Әмма инспекторлар барлык ишегалларында бордюрлар зарарланган дип теркәделәр. Спорт мәйданчыгында тренажерларны ремонтларга, подъездларга эскәмияләрне беркетергә кирәк.
Инспекторлар тышкы газүткәргечләрне дә тикшерделәр. Романов, Җиңү, Октябрь һәм Золин урамнарындагы тугыз йортның торбаларын буярга һәм стеналарга беркетергә кирәк.
«Аксубай ш.тп. ИК» ҖЧҖ хокук бозуларны бетерергә тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте