Подвалдагы су өчен 50 мең сум

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Гаепне йомшарта торган хәлләр юк, авырайта торганнары – исемлек.  Бозу кабатлана – гомумйорт мөлкәтен тиешенчә карап тотмау. Башкаланың Мәскәү районы идарәче компаниясе директоры чираттагы тапкыр РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип табылды. Бу юлы Ибраһимов проспектындагы 61 нче йортның подвалын өлешчә су баскан өчен.

Подвал – күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтенең бер өлеше. Биредә инженерлык челтәрләре һәм җиһазлар (бүлү щиты, җылылык пункты яисә бойлер бүлмәсе, электр, су һәм җылылык куллануны исәпкә алу приборлары) урнаштырылган.

Идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар подвалны су басуга юл куймас өчен чаралар күрергә тиеш. Әгәр моны эшләмәсәң, коммуналь челтәрләр эшендә өзеклек булачак, фундамент җимереләчәк, күгәрек һәм гөмбә, бөҗәкләр һәм кимерүчеләр барлыкка киләчәк.

Су басуның сәбәпләре төрле: грунт сулары, торбаүткәргечләрнең зарарлануы, канализация челтәренең һәм канализация коеларының чүпләнүе, фундаментның гидроизоляциясе начар булу, яңгыр суларын агызу җайланмасын ялгыш урнаштыру, ватык отмостка.

«Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ директоры подвалны су басуга юл куйган, моның өчен ул 50 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.  
 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International