Вентканаллар һәм төтен юллары өчен Мәскәү районы ИК директорына штраф

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Ибраһимов проспектындагы 67 нче йортта яшәүчеләр өч айдан артык кайнар су белән тәэмин ителмичә яши: 13 мартта колонкаларга газ заглушкалары куелган. Сәбәбе – газ колонкаларын кабызу төтен юлларының торышы аркасында тормыш өчен куркыныч тудыра.

Йортларда яшәүчеләр Татарстанның Торак инспекциясенә шикаятьләр җибәрделәр. Тикшерү барышында бу йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын даими тикшермәүләре ачыкланды. Тикшерүне елга кимендә 3 тапкыр: августтан сентябрьгә кадәр, декабрьдән февральгә кадәр, апрельдән июньгә кадәр үткәрергә тиешләр. Әмма узган елда вентиляция каналларының торышына һәм эшләвенә карата бер генә тапкыр тикшерү уздырылган.

 «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ директоры хокук бозган, моның өчен РФ КоАПның 14.1.3 ст. җаваплылык каралган. 80 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше республика Торак инспекциясе контролендә. Тикшерүләр дәвам итә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International