Казандагы «Солнечный город» Николай Носовның «Незнайка в Солнечном городе» китабындагы кебек үк футуристик утопия.
Әкияттәге Кояшлы шәһәрдә беркайчан да яңгыр яумый, һәр йортның түбәсендә кояш батареяләре бар, җәмәгать тәртибен күзәтү өчен барлык юл чатлары видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Ягъни тулы тәртип, тыныч куркынычсыз тормыш. Әмма шундый ук уңай исемле идарәче компания хезмәт күрсәтә торган территориядә барысы да яхшы түгел.
Мидхәт Булатов урамындагы 5 нче йортта яшәүче «Солнечный город» ИК ҖЧҖ гамәл кылмавына зарланалар. Торак инспекторы тарафыннан уздырылган тикшерү биредә барысы да яхшы түгеллеген раслады: су белән тәэмин итү, җылыту системаларында һәм алардагы вентильләрдә коррозия, подвалда су, йортның бөтен периметры буйлап отмосткаларны ватык хәлдә.
Татарстан Торак инспекциясендә административ хокук бозу турындагы эшне караганда идарәче компания директоры гаебен тулысынча таныды. Әмма гаепне авырайта торган хәл дә бар – бу кабат хокук бозу. 51 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Булган хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә тора.
Сезнең идарәче оешманың исеме йортны карап тоту торышына һәм яшәү шартларына туры киләме? Шәрехләрдә безгә языгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте