Әлмәт идарәче компаниясе директорына берничә норматив-хокукый актны бозган өчен штраф салынды. Инспектор теркәгән хокук бозулар тасвирламасы А-4 форматы битенең өчтән бер өлешен алып тора.
Сөләйманова урамындагы 1 нче йортта яшәүче хатын «Первый поселок» идарәче компаниясенә шикаять юллаган. Мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгатьләр һәм гаризаларның торакны карап тотучылар тарафыннан игътибарсыз калдырылуына күрсәтте.
«Подвалны даими су баса, бөтен йортта канализация исе килә», – дип язган хатын.
Подвалда су агызу торбалары белән проблема барлыгына дәлилләр бик күп: идәндә су агу эзләре, торбалар ага, грунт шулкадәр дымлы ки, йөргәндә аяк бата, бөҗәкләр, үсемлекләр, чүп-чар һ.б.
«Беренче поселок» ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты гамәлләрендә РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләре – күпфатирлы йортлар белән лицензия таләпләрен бозып идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру күренә. 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә кала.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте