Түләнгән: «Заречье» ИК директоры суд карарын үтәде

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Казан идарәче компаниясе директоры ел ярым дәвамында Г.Коләхмәтов урамындагы 6 нчы һәм Батыршин урамындагы 38 нче йортлардагы төтен чыгару һәм вентканалларның торышы өчен үз гаебен танудан баш тартып килде.

Җәмәгать суды, эш материалларын өйрәнеп, «Заречье» ИК башлыгының законнарны үтәү буенча барлык чараларны да кабул итмәвен таныды һәм һәр йорт өчен 100 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Компания директоры карарларны Киров район судына шикаять итте. Әмма судья хезмәттәшләренең карарларын үз көчендә калдырды.  Алга таба идарәче компания җитәкчесе дәгъва белдермәде, суд карарын үтәде һәм штрафларны түләде.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International