Татарстанның Торак инспекциясенә «Альметьевск-водоканал» АҖ хат килде, анда салкын су белән тәэмин итүнең эшләми торган гомумйорт счетчиклары турында хәбәр ителә. Нефтьчеләр урамындагы 29 һәм 17 а йортларда исәпләү приборы инде бер елга якын ремонтта. Шевченко урамындагы 90 нчы йортта, Заслонов урамындагы 16 нчы йортта, Төзүчеләр проспектындагы 9 нчы йортта исәпләү приборларын тикшерү вакыты чыккан.
Әгәр тикшерү вакыты узган булса, аның күрсәтмәләре исәпкә алынмый. Асылда бу исәпләү приборының булмавын аңлата. Әгәр счетчик юк икән, түләү норматив буенча исәпләнә. Ягъни, әгәр бу йортларда яшәүчеләр суны һәм акчаны экономияләргә тырышсалар да, бөтен тырышлык файдасыз булачак. Аларга счетларны норматив буенча бирәчәкләр.
«Алсу» идарәче компаниясенә мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү белдерелде. Торакны карап тотучыларны хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрергә мәҗбүр иттеләр.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте