Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә районнарының торак фонды турында актуаль сөйләшү.
Сездә идарәче оешмалар эше, капремонт яки торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр буенча сораулар бармы? Аларны турыдан-туры бирегез!
Туры эфирда Татарстан Республикасы Баш дәүләт торак инспекторы урынбасары – Түбән Кама районара торак инспекциясе башлыгы Алмаз Гаптрахман улы Гыйззәтуллин җавап бирәчәк.
Тема ачык – Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләрне борчыган бөтен нәрсәне тикшерәчәкбез.
Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә районнары – Түбән Кама районара торак инспекциясенә карый торган җаваплылык зонасы.
Шәрехләрдә сезнең дулкынландырган сорауларны көтеп калабыз! Эфир датасы һәм вакыты турында тиздән Түбән Кама инспекциясенең ВК рәсми бергәлегендә хәбәр итәрбез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте