Су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче өч затка карата бер юлы авария нәтиҗәләрен бик озак бетергәннәре өчен кисәтү белдерелде.
Мисал өчен, 13 июньдә «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ аркасында 6500 кеше 6 сәгатькә кайнар судан мәхрүм ителгән. 8.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр 34 йортта краннар коры булган. Бу вакыт эчендә 4а номерлы котельныйда насос алмаштырылган.
Шул ук көнне Азнакайда 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 200 шәхси йорт салкын сусыз калган. «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ хезмәткәрләре 100 мм диаметрлы торбага камыт куйганнар.
Баулы шәһәрендә 17 июньдә шәхси сектордагы 430 торак йорт төнлә генә салкын су ала алган. «Водоканал» БМР МКБ хезмәткәрләре Калинин урамы һәм Р 239 федераль трассасы киселешендә аварияне 8.00 дән 23.00 гә кадәр бетергәннәр.
РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары нигезендә, идарәчеләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар салкын, кайнар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен тәүлек буена өзлексез рәвештә күрсәтергә тиеш. Салкын су белән тәэмин итүне инженер-техник тәэмин итүнең үзәкләштерелгән челтәрләрендә авария булган очракта, салкын су бирүдән туктауның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы 1 ай дәвамында 8 сәгать (бергә кушып), берьюлы 4 сәгать тәшкил итәргә мөмкин.
Тиешле сыйфатта булмаган хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләттерү Инспекция контролендә тора.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте