Бер атна эчендә торак инспекторлары 51 тикшерү үткәрде һәм 85 хокук бозу очрагын ачыкладылар, шуларның 30ы – гомумйорт милеген карап тоту буенча.
Мисал өчен, Менделеевск шәһәренең Октябрь урамындагы 14 нче йортта салкын су белән тәэмин итү системасында басым нормага туры килми, баскыч мәйданчыкларының түшәмнәрендә су үтү эзләре, стеналардагы буяулар һәм штукатуркалар коела, подъездларда күптән җыештырылмаган. «Нептун +» ҖЧҖ директорына 30 мең сум штраф салынды.
Бер атна эчендә барлыгы 290 мең сумлык 14 штраф билгеләнде. «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директоры чираттагы тапкыр административ җаваплылыкка тартылды.
Торак инспекциясе Әлмәт шәһәренең Муса Җәлил урамындагы 4 нче йортта яшәүче шикаять нигезендә тикшерү үткәрде. Милекче идарәче компаниягә дәгъва юллады. Торакны карап тотучылар, җавап бирдек, дип раслый. Ә гариза бирүче, җавапны көтеп ала алмадым, дип раслый. Документар тикшерүдән соң торакны карап тотучыларның дәгъваны игътибарсыз калдырулары ачыкланды. Директорга 25 мең сум штраф салынды.
Физик затлар да административ җаваплылыкка тартылды. Мәсәлән, Зәй шәһәрендә Никифоров урамындагы 66 нчы йорттагы фатирны законсыз планлаштырган өчен 2 мең сум штраф салынды. Әлмәт шәһәрендә газ хезмәткәрләре белән килешү төзүдән баш тарткан өчен Гафиятуллин урамындагы 26 нчы йорттагы фатир хуҗасы штрафка тартылды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте