Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәре, Чаллы һәм Лаеш районы халкына мөрәҗәгать итә. Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышларының беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Казан шәһәренең Нәриманов урамындагы 68 нче йорт милекчеләре «Архитектор» ИК» ҖЧҖ сайлаганнар.
Чаллы шәһәренең Зыятдинов урамындагы 11 нче йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен «АльянсЖилСервис» ҖЧҖ ышанып тапшырганнар.
Еловая урамындагы 1 нче йорт милекчеләре «Маяк» ИК» ҖЧҖ сайлаганнар.
Шулаймы бу? Әгәр фатир милекчеләре идарәче компанияләрне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Гомуми җыелышларны ТКХ ДМС ярдәмендә үткәрергә киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте