Торак инспекциясе торак-коммуналь хуҗалык системасында күпфатирлы йортларның техник характеристикалары турында белешмәләрне урнаштыру турында искәртә, мәсәлән, гомуми мәйдан, төзелеш елы, конструктив элементлар материалы (фундамент, диварлар, түшәмәләр һ.б.), физик таушалу дәрәҗәсе һәм башкалар турында.
Күпфатирлы йортның техник характеристикалары һәм торак фонды объектлары турында билгеле бер белешмәләр җыелмасы бар, аларны ТКХ ДМС системасына кертү идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар өчен мәҗбүри таләп булып тора.
Торак инспекциясе ТКХ ДМС системасында мәҗбүри белешмәләр урнаштыруны мониторлый һәм республиканың барлык йортлары буенча да мәгълүмат ачу күрсәткеченең 100% ка тигез булмавын күрә. Мисал өчен, Алексеевск районының идарәче компаниясе ТКХ ДМС системасында Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының һәм Лебяжье авылының 28 күпфатирлы йортының техник характеристикалары турында мәгълүмат урнаштырмаган. Нурлат шәһәрендә «ЭТАЛОН» ҖЧҖ идарәче компаниясе 45 йорт буенча мәгълүмат урнаштырмаган.
Идарәче компанияләргә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтү белдерелде. ТКХ ДМС системасында мәҗбүри мәгълүмат урнаштырмау административ хокук бозу булып тора һәм РФ КоАП 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка китерә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте