Инспекциядә капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме утырышы узды. Подрядчыларның хаталарын чираттагы тикшерү. Мәсәлән, Казан шәһәренең Челюскин урамындагы 62 нче йортта кисәтүләр бик күп, асылда – түбә һәм фасадны ремонтлау проектларыннан тайпылу, технологияләрне бозу.
Батыршин урамындагы 20 нче йортта капиталь ремонттан соң беренче яңгырда ук фатирларга су үтәчәк. Гидроизоляция полотносын тыгыз итеп түшәмәгәннәр. Моннан тыш, вентиляция шахталарының кирпеч өеме алмаштырылмаган.
Лаеш районы Нармонка авылының үзәк урамындагы 20 нче йортта транзит җылылык трассасы йорт диварына беркетелгән генә түгел, фасадны җылыту полотносына да күмелгән. Транзит торбаүткәргечнең күпфатирлы йортка тоташуы шаккаттыра, ә монда әле өлешчә генә каплаганнар. Өстәвенә, җылыткыч үзе стеналарга тыгыз тоташмый. Җилемне өлешчә салганнар, җылыткычның тукымасы белән дивар арасы 3 см. Җылыткычның калынлыгы нибары 7 см, ә проект буенча 10 см булырга тиеш. Регоператорга чаралар күрү өчен хат җибәрелде.
Капиталь ремонт программасы башланганнан бирле инспекторлар 1067 тикшерү уздырдылар. 497 хокук бозу очрагы ачыкланды. «ТКХ Фонды» КО күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте