Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге «профессионал» гаебе белән йортлар газ белән тәэмин итүдән мәхрүм ителгән. Су җылыту колонкасын алмаштырган вакытта шлангларны яңадан бутаганнар, һәм су газүткәргечкә эләккән.
Бөгелмә шәһәрендә гадәттән тыш хәлдә гаепле кешенең Гашек урамындагы 50 нче йортта яшәве билгеләнгән инде. Газүткәргечтән суны алганнар. Әмма "зәңгәр ягулык"ны әлегә эшләтеп җибәрмәгәннәр: барлык фатирлардагы плитәләрне һәм колонкаларны карарга кирәк.
Нефтекаланың Пушкин урамындагы 39а йортындагы үзбелдекне эзлиләр. Ике подъезддагы фатирлар шулай ук бер тәүлек диярлек газдан сүндерелгән. Биредә яшәүчеләр белгечләрне җиһазларны карау өчен фатирларга кертү белән, газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.
Гаеплеләргә аварияләрне бетерү чыгымнарын капларга һәм закон бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте