Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәре һәм Биектау районы халкына мөрәҗәгать итә. Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышларының беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Биектау авылының Комаров урамындагы 7б номерлы йорт милекчеләре «Высокая Гора» ИК ҖЧҖ сайлаганнар.
Башкаланың Ферма-2 урамындагы 78 нче йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен «ЖКХ Слобода» ҖЧҖ ышанып тапшырганнар.
61 б, 61 В, 61 Г номерлы йортлар милекчеләре «Авангард» ИК ҖЧҖ сайлаганнар.
Шулаймы бу? Әгәр фатир милекчеләре идарәче компанияләрне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Гомуми җыелышларны «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасы ярдәмендә уздырырга киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте