Казанның «Уютный дом» идарәче компаниясе коллекциясендә административ хокук бозу турында тагын бер карар бар. Директор яңадан йортны тиешенчә карап тотмауда гаепле дип табылды.
Мусин урамындагы 61 нче йортта яшәүчедән шикаять килде. Тикшерү вакытында хокук бозу фактлары расланды: подвалда юеш грунт, подъездга керү группасында буяу һәм штукатурка коела, салкын су белән тәэмин итү торбаларында коррозия, су белән тәэмин итү системасына кертеп тоташтыру очрагы һәм исәпләү приборының эшләмәве.
Административ хокук бозу турындагы эшне карау вакытына хокук бозуларның бер өлешенең бетерелүен исәпкә алып, директорга штраф «барлыгы» 51 мең сум күләмендә билгеләнде.
Татарстан Торак инспекциясе искәртеп уза, идарәче компанияләр күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе шартларын үтәргә тиеш. Бурычларның тулы исемлеге фатир хуҗалары идарәче компания белән төзи торган килешүдә язылган. Аларның берсе – өйгә хезмәт күрсәтү.
Ә сезнең идарәче компания килешү шартларын үтиме? Юк икән, безгә языгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте