Иң яхшысын сайларгамы яки фактларны үзгәртүме?

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәренең идарәче компанияләре биредә яшәүчеләрнең илтифатына ирешү өчен барысын да эшләргә әзерләр. Берьюлы өч ИК Владимир Ленин урамындагы 131 нче йорт белән идарә итү хокукы өчен көрәште. Ә милекчеләр һәрвакыт ышаныч күрсәтеп килгәннәр.

Узган елның октябрендә «Добродом» ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы Торак инсспекциясенә әлеге йортны лицензияләр реестрына кертү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән иде. Нигезләү – гомуми җыелыш карары һәм милекчеләрнең ышанычы. Әмма гаризаны һәм җыелыш беркетмәсен тикшерү нәтиҗәләре буенча Инспекция баш тартты, чөнки хокук бозуларны ачыклады.

Бер айдан идарәче компания кабат гариза һәм милекчеләрнең яңа җыелышы карарын юллады.   Бу юлы  «Добродом»  бу йортта эшкуарлык эшчәнлеге хокукын алды.

Ләкин милекчеләр торакны карап тотучыдан бик тиз өметләрен өзгәннәр булса кирәк. Чөнки яңа ел бәйрәмнәреннән соң күпчелек тавыш белән «Луч» ИК ҖЧҖ өчен тавыш биргәннәр. Һәм компания шундый ук таләп белән гариза җибәрде, һәм шулай ук җыелыш беркетмәләрен тапшырды. Әмма җибәрелгән хокук бозулар аркасында аның гозере кире кагылды.

«Луч» та нык үҗәт булып чыкты: февральдә яңа гариза юллады. Ләкин монда йорт белән идарә итүгә үз хокуклары турында белдергән яңа хәрәкәтче пәйда булды. «Антей» ИК ҖЧҖ адресыннан документлар килде. Компания конкурста җиңеп, башкарма комитет белән килешү төзегән. 

Закон нигезендә идарә итү хокукы «Луч» ИК бирелде, ә «Антей» ИК ачыкланган хокук бозулар белән бәйле рәвештә кире кагылды.

Һәм шушы көннәрдә  «Добродом» янә үзе турында искә төшерде. Чираттагы документлар пакеты һәм милекчеләр җыелышының 29 май карары алынды.

Милекчеләр иң яхшы компанияне сайлыймы яисә алар үз мөлкәтләрен башка идарәче компаниягә ышанып тапшырулары турында хәтта уйларына да китермиләрме...

Әлеге йортның милекчеләренә мөрәҗәгать итеп, «Добродом» ИК ҖЧҖ сайламагансыз икән, сездән мөрәҗәгатьләр җибәрүегезне сорыйбыз. Тикшерү үткәрербез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International