Вентканаллар һәм төтен юллары өчен штраф

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Челюскин урамындагы 27А, 62, Желябов урамындагы 2 нче йортларда яшәүчеләр ике айдан артык кайнар су белән тәэмин ителмичә яши: 16 апрельдән колонкаларга газ заглушкалары куелган. Сәбәбе – газ колонкаларын кабызу төтен юлларының торышы аркасында тормыш өчен куркыныч тудыра.

«Авиатөзелеш районы ТКХ ИК» ҖЧҖ махсус оешма тарафыннан төтен чыгару юлларын тикшерү нәтиҗәләре нигезендә шундый нәтиҗә ясаган. Һәм хезмәт күрсәтүчегә газ белән тәэмин итүне туктатып тору кирәклеге турында хат юллаган.

Йортларда яшәүчеләр Татарстанның Торак инспекциясенә шикаятьләр җибәрделәр. Тикшерү барышында бу йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын даими тикшермәүләре ачыкланды. Тикшерүне елга кимендә 3 тапкыр: августтан сентябрьгә кадәр, декабрьдән февральгә кадәр, апрельдән июньгә кадәр үткәрергә тиешләр.

 Директор хокук бозган, аның өчен РФ КоАП 14.1.3 ст.  җаваплылык каралган. 60 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше республика Торак инспекциясе контролендә. Тикшерүләр дәвам итә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International