Махсус банк счетларының торышы турында

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстанда 1108 күпфатирлы йорт капиталь ремонт өчен кертемнәрне махсус банк счетында туплый. Бу йортларның гомуми мәйданы – 8 млн. кв.м. Ягъни аларның счетларында төбәк программасы эшләгән елларда 7 млрд.сумга якын акча җыелырга тиеш. Ләкин, банклардан өземтәләр нигезендә, счетларда шул акчаның яртысы гына. 

«Кызганыч, без махсус счет хуҗаларының бер өлешенең капиталь ремонтка кертемнәр буенча счетлар куймавын күрәбез. Бу хокук бозу булып тора, без моның өчен административ җаваплылыкка тартабыз.  Икенче сәбәп – тупланган акчаларны тоту», – диде Хөкүмәт Йортында узган брифингта Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин.

Хокук бозучылар арасында «Весна» ИК ҖЧҖ – 23,85 млн.сум, «Луч+» ТМШ – 3,38 млн.сум, «Кама» ТМШ 2,57 млн.сум тоткан.  Максатка туры килмәгән чыгымнар буенча гомуми сумма – 53 млн.сумнан артык. Бу торак милекчеләре ширкәте рәисенә хезмәт хакы түләү, коммуналь хезмәтләр, юристлар хезмәтләре өчен бурычларны түләү, агымдагы ремонт һ.б.. Татарстан Торак инспекциясе чыгымнарны судлар аша кайтаруга ирешәчәк.

Быел капиталь ремонт программасында 17 йорт бар, алар капиталь ремонтка акчаны махсус счетка күчереп барганнар. Бары тик өч йортның гына акчасы җитәрлек, һәм ремонт үтәчәк. 

«Мисал өчен, Алабугада Хирург Нечаев урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр. Алар үз тупланмаларын капиталь ремонтка сарыф иткәннәр. Ә бүген аларның лифтларын алмаштырырга акчалары юк. Һәм алар кайларга гына мөрәҗәгать итмиләр, аларга акча бүлеп бирүне таләп итәләр. Әмма төбәк операторы «гомуми казаннан» акча бүлеп бирергә хокуклы түгел. Ни өчен республика аларга лифтлар сатып алуны субсидияләргә тиеш? Барысы да бер төрле шартларда яшиләр бит. Татарстанда башкача булырга тиеш түгел», – дип сөйләде Александр Тыгин.

Татарстанның Торак инспекциясе татарстанлыларга махсус счетның торышын тикшереп торырга киңәш итә. Сезнең таләпләр буенча счет ачылган банк барлык операцияләр турында мәгълүмат бирергә тиеш. Гаризага милек хокукын раслый торган документны теркәп куярга кирәк.

Үз тупланмаларыгызны контрольдә тоту сезнең акчаны максатчан файдаланмаудан саклаячак.  Мисал өчен, идәндәге плитканы яки подъезддагы тышкы ишекне алмаштырырга кирәк, ди. Болар барысы да – агымдагы ремонт, гомумйорт милеген карап тоту, ә махсус счет йортны капиталь ремонтлауга гына каралган.

Шуны аңлау мөһим: капиталь ремонт – әһәмиятле һәм кыйммәтле чара. Гомуми казнаны озак вакыт тупларга кирәк, шуңа күрә дөрес финанс планын, кертемнәр күләмен, инфляцияне һәм төзелеш материалларының кыйммәтләнүен исәпкә алырга кирәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International