«Алсу» идарәче компаниясенә төтен чыгару юлларын һәм вентканалларны карап тоткан өчен 125 мең сум штраф салынды. Инспекторлар фикеренчә, нәкъ менә тиешле булмаган хәл гаиләнең исле газ белән агулануына сәбәп булган.
Гыйнвар аенда Әлмәт шәһәрендә 12 һәм 7 яшьлек балаларны хастаханәгә салалар. Фатирны тикшергәндә, тәрәзәләр ябык булганда, төтен чыгаргычта һәм ветканалда тарту көче булмавын ачыклаганнар.
Йортта вентканалларга һәм төтен чыгаргычларга хезмәт күрсәткән подрядчы тикшерү вакытында зыян күрүчеләрнең фатирында вентшахтлар чиста һәм төзек хәлдә, дип хәбәр иткән. Шулай ук оешма тикшерүнең тиешенчә өч тапкыр: 28 мартта, 18 июньдә һәм 11 октябрьдә үткәрелүен хәбәр иткән. 16 июнь һәм 11 октябрь актларында милекченең имзалары гына юк. Июнь аенда бөтен йортның техник торышы турындагы актта подряд оешмасының хезмәткәре генә имза куйган.
Татарстанның Торак инспекциясе «Алсу ИК» ҖЧҖ гамәлләрендә РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешендә административ хокук бозу билгеләрен күрде. 125 мең сум штраф билгеләнде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте