Заявка көтәбез!

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар  арасында Татарстан Республикасында торак контроле эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс (алга таба – Конкурс) уздыру турында игълан итә.

Конкурска тәкъдим ителгән эшләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

- «Иң яхшы интервьюер»,

- «Елның иң яхшы яңалык җиткерүчесе»,

- «Иң яхшы мәкаләләр сериясе»,

- «Иң яхшы аналитик материал»,

- «Массакүләм укучы өчен иң яхшы басма»,

- «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе профессионалы» гран-прие,

- «Торак-коммуналь хуҗалык темасына тугрылык өчен» гран-прие,

- «Гадел караш» гран-прие.

 

Конкурска 2024 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 июленә кадәрге чорда конкурс темасы буенча бастырылган мәкаләләр яисә мәкаләләр сериясе, телевидение һәм радио материаллары кабул ителә.

Гаризалар 2025 елның 1 июленнән 31 июленә кадәр кабул ителә. Гомуми приз фонды – 500000 мең сум.

Конкурста катнашу белән бәйле барлык сораулар буенча Инспекциянең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә: e-mail: Albina.BatyrshinaGJI@tatar.ru («ММЧ конкурсы» тамгасы белән),

телефон: 8 (843) 222-02-42.

 Конкурс турындагы нигезләмәгә сылтама: https://gji.tatarstan.ru/file/pub/pub_4615661.pdf

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International