Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәре, Югары Ослан һәм Бөгелмә районнары халкына мөрәҗәгать итә. Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышларының беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәсе нигезендә, башкаланың Шуртыгин урамындагы 8 нче йорт милекчеләре «Сервис Индустрия» идарәче компаниясе» ҖЧҖ сайлаганнар.
Ә Иннополис шәһәренең Спорт урамындагы 106, 114 нче йортлар милекчеләре күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен «Жилищный Фонд» ИК» ҖЧҖ ышанып тапшырганнар.
Бөгелмә шәһәрендә Владимир Ленин урамындагы 131 нче йорт милекчеләре «Добродом» идарәче компаниясе» ҖЧҖ файдасына тавыш биргәннәр.
Шулаймы бу? Әгәр фатир милекчеләре идарәче компанияләрне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Гомуми җыелышларны «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасы ярдәмендә уздырырга киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте