Автокала идарәче компаниясе директорына милекче таләпләрен һәм йортны карап тоту буенча үз бурычларын санга сукмаган өчен 25 мең сум штраф салынды.
Татарстанның Торак инспекциясенә «Комсомольский» идарәче компаниясенә карата шикаять килде. Сарман тракты буенча урнашкан 17 Б номерлы йортта яшәүче йортның торышына карата – фундаментның җимерелүе, ярыклар, фасад ярыкларына игътибар итүләре турында үтенеп, бик күп мөрәҗәгать итүе турында хәбәр итте. Фактлар расланды, моннан тыш, инспектор металл элементларның һәм рәшәткәләрнең коррозиясен дә теркәде.
Компания башлыгы штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте